РеспубликаТатарстан Республикасының тышкы багланышлары

Татарстан Республикасының тышкы багланышлары

Татарстан Республикасының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлеге Россия Федерациясенең бердәм тышкы сәясәте кысаларында, федераль хакимият органнары белән үзара тыгыз бәйләнештә гамәлгә ашырыла.

Татарстан икътисады бөтендөнья хуҗалык элемтәләре системасына берләштерелгән. Республика сәнәгать продукциясенең якынча яртысы экспортка бара.

Республиканың тышкы сәүдә әйләнеше күләме 2019 елда 15,5млрд. тан артык АКШ доллары тәшкил итә.

2010 елдан Татарстанга 11,4 млрд. АКШ доллары күләмендә чит ил инвестицияләре җәлеп ителгән. 2019 елда чит илләрдән кергән инвестицияләрнең күләме 1,7 млрд АКШ доллары тәшкил иткән. Шуларның 76%ы туры инвестицияләр. Өч ел рәттән республика Россия илкүләм инвестицияләр климаты торышы рейтингын җитәкли. 2019 елда икенче урынны били.

“Алабуга” МИЗ территориясендә инвестицион хезмәттәшлек уңышлы тормышка ашырыла, ул Россиянең сәнәгый-җитештерү тибындагы зур махсус икътисади зона статусын йөртә. 2020 ел башына “Алабуга” МИЗ территориясендә 57 резидент эшли, 3 предприятие сәнәгый эшчәнлек алып бара.

Татарстанда икенче махсус икътисади зона, Россия күләмендәге ИТ-үзәк һәм яңа югары технологияләр шәһәре – “Иннополис” проектына зур кызыксыну артуы билгеләнә. 2020 ел башына “Иннополис” МИЗ территориясендә 100дән артык партнерлар һәм резидент-компанияләр эшли.

Республика Евразия интеграция процессларында катнаша, БДБ, БРИКС, ШОС илләре белән стратегик партнерлыкны үстерә.

Казан зур халыкара чаралар уздыру урынына әверелде. Татарстанда Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы илләре - Россия Халыкара икътисади саммиты һәм Kazan Sammit Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) илләренең икътисади үзара бәйләнеш мәйданчыгы эшли.

Көнчыгыш юнәлешендә Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән күпъеллык багланышлары ныгый. 2015 елда Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин күрсәтмәсе буенча Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә “Россия - ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме яңадан эшен башлап җибәрде. Төркемнең эшчәнлеге исламның төп пастулатларын бозу җирлегендә халыкара иминлеккә куркынычлар янавы көчәюенә каршы тору өчен төрле илләрнең, иҗтимагый институтларның тырышлыгын һәм көчен берләштерүгә, шулай ук Россиянең ислам дөньясы илләре белән икътисади, мәдәни, мәгариф эшчәнлеген җәелдерүгә, яшьләр оешмалары дәрәҗәсендә үзара эшләүгә юнәлтелгән. Төркем чаралары кысаларында Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә ел саен дистәләрчә иҗтимагый, фәнни, дини форумнар уздырыла.

Татарстанда халыкара дәрәҗәдәге спорт чараларын оештыру буенча бай тәҗрибә тупланган. 2013 елда Казанда дөньяның 160 иленнән 12 мең вәкил катнашында Бөтендөнья җәйге Универсиада узды. Студентлар уеннары нәтиҗәсендә Татарстанда профессиональ спортны үстерү өчен инфраструктура, спортның бик күп төрләре буенча иң югары дәрәҗәдә ярышлар оешмалары  булдырылды.

Татарстан өчен 2015 елда иң мөһим вакыйгаларның берсе –спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты булды. Чарада  дөньяның 190 иленнән якынча 2,6 мең спортчы катнашты, ә телевизион аудитория 6,8 млрд кеше тәшкил итте.

2017 елда Казанда ФИФА Конфедерацияләр кубогы матчлары узды. Татарстан башкаласы 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатының 6 матчын кабул итте. 2019 елда Казанда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты (WorldSkills) узды.

Соңгы унъеллыкта борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрен торгызу, Татрстан башкаласының тарихи үзәген реконструкцияләү буенча бик зур эшләр башкарылды. 2000 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә Казан Кремле, ә 2014 елның июнендә Болгар тарих-археология комплексы кертелде. 2017 елның июлендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә Татарстаннан өченче номинация кертелде: Успение соборы һәм Зөя утра-шәһәре монастыре.

Кунакчыллык индустриясенең үсеше тиз үсештәге туризмга ярдәм итә. 2019 елда Татарстанга якынча 3,6 млн турист килеп киткән.

Төбәкара багланышлар өлкәсендә Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең барлык субъектлары белән хезмәттәшлекне үстерә. Татарстан Республикасының әйдәп баручы сәүдә-икътисади партнерларының беренче унлыгына Ленинград өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Самара, Чиләбе өлкәләре, Башкортостан Республикасы, Санкт-Петербург шәһәре, Свердловск, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае керә.  РФ субъектлары белән еллык төбәкара товар әйләнеше якынча 500 млрд сум тәшкил итә. Россия төбәкләре белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек күләмен арттыру соңгы елларның мөһим тенденциясенә әверелде. Татарстан Республикасы сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Россиянең 76 субъекты белән Килешү төзегән.

Татарстан Россия Тышкы эшләр министрлыгы белән тыгыз координациядә чит илләрдәге ватандашлары белән үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыра, ул республика тышкы багланышларының иң мөһим юнәлешләренең берсенә әверелде. Чит илләрдәге ватандашлар һәм РФ субъектларындагы татар җәмгыятьләре белән үзара хезмәттәшлек тышкы багланышларны үстерүнең иң мөһим юнәлешләренең берсе санала. Татарстанда милли мәдәният һәм телне үстерү буенча зур проектлар гамәлгә кертелә. Ватандашларның төрле максатлы төркемнәре белән үзара хезмәттәшлек оештырыла: эшлекле даирәләр, яшьләр, фән эшлеклеләре белән. 2019 елда Татарстан Республикасы ярдәме белән дөньяның 28 илендә 79 Сабантуй уздырылган.

Татрстанның тышкы багланышларын үстерүгә республика вәкиллекләре сизелерлек ярдәм күрсәтә, алар арсында – 14 чит илләрдәге һәм 8 РФ субъектларындагы вәкиллекләр.

Халыкара багланышларны үстерүгә Татарстан территориясендәге дипломатик һәм консуллык оешмалары ярдәм итә: Төркия Республикасы, Иран Ислам Республикасы, Казакъстан Республикасы, Венгрия, Кытай Халык Республикасы, Үзбәкстан Республикасы генераль консуллыклары, Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казандагы бүлеге. 2019 ел ахырында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан  Казанда Төрекмәнстан һәм Согуд Гарәбстаны Корольлеге генераль консуллыкларын ачу турында карар кабул ителде.

Республиканың тышкы багланышларын киләчәктә үстерү бурычлары Татарстанның 2030 елларга кадәр Үсеш стратегиясендә чагылыш тапкан.

ТЕМА БУЕНЧА СЫЛТАМАЛАР

Яңартылган 07.04.2020 13:42