Рөстәм Миңнеханов Кытайның автоҗитештерүчеләрен Татарстан белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә өндәде

18.05.2018

Кытайга эш сәфәре азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов King Long United Automotive Industry Co компаниясенең автобуслар җитештерүе һәм XGMA компаниясенең йөк төягечләр һәм экскаваторлар җыю эшчәнлеге белән танышты.  

Бу компанияләрдә булганнан соң Рөстәм Миңнеханов аларның җитештерү  куәтләренә сокланды һәм фирмалар җитәкчеләренә Татарстан Республикасы территориясендә җитештерүләрен урнаштырырга дип тәкъдим ясады, шулай ук машина төзелеше өлкәсендә эре предприятеләр белән хезмәттәшлеккә өндәде. Хезмәттәшлек мәсьәләләрен җентекләп өйрәнү өчен Татарстан Республикасы Президенты шушы компанияләр вәкилләрен республикага чакырды.

«Без бүген сезгә Алабуга МИЗ территориясендә һәм Чаллы шәһәрендә җитештерү мәйданнарыгызны урнаштыруны тәкъдим итә алабыз, без моңа әзер, анда барлык кирәкле инфраструктура бар һәм яхшы салым режим гамәлдә. Иң мөһиме, без продукциягезне төбәктә генә түгел, ил буйлап, хәтта БДБ илләрендә таратуда ярдәм күрсәтергә әзербез», - диде Рөстәм Миңнеханов XGMA генераль директоры Чжан әфәнде белән очрашуда: «Документларны рәсмиләштерүдә сезгә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Алабуга МИЗ ярдәм күрсәтәчәк. Тагын инвесторларга өстәмә рәвештә федераль ярдәм чаралары алуда безнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәм итәргә әзер. Россия базары бик зур. Бу – ТКХ да, юллар һәм масштаблы төзелеш мәйданчыклары да. Россиядә җитештерү ачсагыз, компания җирле җитештерүче дип саналачак һәм дәүләт тендерларында катнаша алачак. Без сезнең өчен ачык һәм ярдәм күрсәтергә әзер», - диде Татарстан Республикасы Президенты һәм аларны танышу визиты белән Татарстанга чакырды.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте