Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ул район кырларында чәчү эшләре барышы белән танышты.
Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов авыл хуҗалыгы производствосы һәм икътисадый күрсәткечләре турында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Татарстан Республикасында 11 майга 1247 мең га чәчелгән, ягъни фаразның 72%ы. Чәчү эшләре актив стадиядә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасыгда 2019 елның 11 маена күп фатирлы йортларга капремонт эшләре 496 млн. 454 мең сум күләмендә үтәлгән, бу планның 8,55%ы. Барлыгы 2019 елда гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йортка ремонт каралган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.