Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
14 2019 ел., сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов һәм Артур Парфенчиков Татарстан белән Карелия арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Карелия Республикасы Башлыгы Артур Парфенчиков Татарстан белән Карелия арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Искәртәбез, Карелия Республикасы делегациясе 2019 елның 13-14 маенда Татарстанда эш сәфәрендә.  


Алексей Песошин Беларусь Республикасының сәнәгать министры Павел Утюпин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Беларусь Республикасының сәнәгать министры  Павел Утюпин белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.


WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билетлар 30 майда сатуга куелачак

WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билетлар 30 майда сатуга чыгачак. Аларның бәясе 300 сумнан 1,5 мең  сум булачак.  

Бу хакта бүген “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин игълан итте.


Татарстан Президенты Әгерҗе районында чәчүнең барышы белән танышты һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әгерҗе муниципаль районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров йөрделәр.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Әхмәтов район хуҗалыкларында чәчүнең барышы белән таныштылар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы инвесторлары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар. Очрашу  Уразаево авылы янындагы арыш басуында узды.


Рөстәм Миңнеханов Алабуга" күпләп сату-бүлү үзәген төзүне башлау тантанасында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә. Анда ул X5 Retail Group өчен "Алабуга" күпләп сату-бүлү үзәген төзүне башлау тантанасында катнашты. Проектны Romex Group төзелеш-девелопер төркеме гамәлгә ашыра. 

Искәртик, Romex Group Зеленодольск муниципаль районында шундый ук үзәкне инде төзи. 


Рөстәм Миңнеханов Алабугада язгы чәчү эшләре барышы белән танышты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Алабуга муниципаль районында язгы чәчү эшләрен тикшерде. 

Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрделәр. Алар вертолеттан Гари, Олы Качка, Олы Тарловка, Бехтерево авыллыары яннарындагы кырларны карады. 

Күп еллык үләннәр кырында район хуҗалыклары җитәкчеләре, агросәнәгать секторына инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды. 


Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун белән очрашты

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.