Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
15 2019 ел., чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов Истанбулда татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты

Бүген Төркиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. Очрашуда Истанбулда Россия Генераль консулы Андрей Подъелышев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.   


Татарстан Президенты «Мерседес-Бенц Төрк» заводында автобуслар җитештерү барышы белән танышты

Бүген Истанбулда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мерседес-Бенц Төрк» автобуслар җитештерү заводында булды. Искәртик, ТР Президенты Бурсада эш сәфәрендә улды, анда сәнәгать зонасы куәтләрен карады. 

1995 елда ачылган завод 360 мең квадрат метр мәйданны били, шуларның 127 мең кв. метрын ябык биналар тәшкил итә. Предприятиедә 3,3 меңнән артык кеше эшли.


Рөстәм Миңнеханов Бурса оештырылган сәнәгать зонасы заводларында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре кысаларында Бурса оештырылган сәнәгать зонасында булды һәм андагы предприятиеләр эше белән танышты. 


Татарстан Президенты: Татарстан белән Төркиянең бизнес-багланышларны үстерү өчен мөмкинлекләре җитәрлек

Татарстан Төркия бизнесын һәм капиталын республикага җәлеп итәргә тели һәм төрле яклы ярдәм күрсәтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Төркия эшлекле даирәләре катнашында узган бизнес-форумда хәбәр итте. Чара    Татарстан делегациясенең Төркиягә эш сәфәре кысаларында Бурса Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. 


Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Төркиянең Бурса провинциясе белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур әһәмият бирә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Бурса провинциясе Губернаторы Якуп Җанболат белән очрашты.    

Очрашу Бурсаның Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Абделганиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агетлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина,  РФнең Төркиядәге сәүдә вәкиле Айдар Һашигуллин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Бурсаның Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге катнашты.    


Алексей Песошин газ җиһазларын кулланганда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин газ җиһазларын кулланганда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.


Татарстан Президенты Төркия Республикасына эш сәфәренә килде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәренә килде. Эш сәфәре барышында ул Бурса һәм Истанбул шәһәрләрендә булачак, анда Төркия провинцияләренең җитәкчеләре һәм җирле бизнес вәкилләре белән очрашачак, шулай ук берничә предприятие эшчәнлеге белән танышачак.