Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбул провинциясе Губернаторы, Истанбул мэры вазыйфаларын башкаручы Али Йерликая белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Али Йерликаяга очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул кыскача гына Төркиягә әлеге эш сәфәре турында сөйләде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе һәм “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасында беренче күптелле белем бирү комплекслары проектын гамәлгә ашыру концепциясен эшләп бетерү һәм аның барышы буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Дәүләт архивында булды. Аны Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова озата йөрде.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Дәүләт архивлары идарәсе ведомствосында Осман һәм Республика архивлары бар, анда бай җыентыклар һәм тарихи документлар күп.
ТР Министрлар Кабинетында Виталий Копылов исемен мәңгеләштерү буенча Владимир Путинның йөкләмәсе турында фикер алыштылар. Утырыш бүген Казанда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Төркия» эшлекле форумында катнашты. Чара Татарстан делегациясенең Истанбулга эш сәфәре кысаларында узды. Аның эшендә Төркия Республикасы Сәүдә министры Рухсар Пекҗан, Төркиянең тышкы икътисадый багланышлары комитетының Төркия-Россия эшлекле советы рәисе Тунҗай Үзилхан, Россия Федерациясенең Истанбулдагы Генераль консулы Андрей Подъёлышев, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Төркия сәүдә министры Рухсар Пекҗан ханым белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Президентының Истанбулга эш сәфәре кысаларында узды.
Казанда Җиңү паркының мемориаль зонасын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан киңәйтәчәкләр.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ветераннар катнашында паркның яңа концепциясе һәм Сугышчы-җиңүчегә һәйкәлне урнаштыру урыны турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов беринчә Төркия компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашулар Татарстан Президентының Истанбулга эш сәфәре кысаларында узды.