Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чаллыда булды.
Чаллыга килүенең төп максаты – Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнденең Татарстан Республикасында булуы программасы буенча эшләү.
WorldSkills Kazan-2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кысаларында Татарстан үзенчәлеген максималь рәвештә күрсәтергә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә "Яшь профессионаллар" VII илкүләм чемпионаты финалының кырларында белдерде.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионалылар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты финалы мәйданчыгын карап чыктылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанда балалар җәйге сәламәтләндерү лагерьларына капиталь ремонт ясау өчен өч елга 7 млрд сум акча биреләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова 2019 елгы Казандагы 45-нче WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)" берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Татарстанга эш сәфәре кыла. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татьяна Голикова «Яшь профессионаллар VII илкүләм чемпионаты (WorldSkills Russia)» финалының ярыш мәйданчыкларында булачак, экспертлар һәм ярышларда катнашучылар белән аралашачак, Worldskills International халыкара оешмасы президенты Саймон Бартли белән очрашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингия (ФРГ) икътисад, фән һәм цифрлы җәмгыять министры Вольфганг Тифензее белән очрашты.
Тюрингия делегациясе Казанга эш визиты белән килде. Кичә, 2019 елның 20 маенда, Вольфганг Тифензее «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионатының (WorldSkills Russia) финал этабын ачу тантанасында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Вольфганг Тифензее әфәндегә чемпионатны ачу тантанасында катнашуы һәм Тюрингия җире Премьер-министры исеменнән сәламләве өчен рәхмәт белдерде.
Хезмәттәшлек һәм Казанда быел август аенда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру өлешендә киләчәк эш турында фикер алыштылар бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Росатом» ДК генераль директоры Алексей Лихачев.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов статс-секретарь - Россия Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Кадерле татарстанлылар!
Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне истәлекле дата – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
922 елда Аллаһы Тәгаләнең бөек мәрхәмәте белән ата-бабаларыбызның күңеленә ислам диненең илаһи нурлары иңдерелде һәм ул әлегәчә безне Ходайдан рәхим-шәфкать сорап, гөнаһлардан арынырга, рухи камиллеккә ирешергә, тынычлыкка һәм татулыкка өнди.