Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
22 2019 ел., чәршәмбе

Татарстан Президенты һәм «Ростех» ДК генераль директоры «ЦИПР» конференциясенең күргәзмә экспозициясен карап чыктылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов «Россия сәнәгатенең цифрлы индустриясе» конференциясе киңлекләрендә оештырылган  күргәзмә экспозициясен карап чыктылар. Күргәзмә Иннополис Университетында уза. 


Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов Иннополиста җыю авиация җитештерүен төзүгә старт бирделәр

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов Иннополис территориясендә җыю авиация җитештерүен һәм эксперименталь авиацияле аэродром төзүгә старт бирделәр. 

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов яңа мәйданчыкта җыелучы Т-500 самолетлары күргәзмәсен карап чыктылар. Хәзерге вакытта 10 данә Т-500 самолеты чыгарылган.


Рөстәм Миңнеханов: Без Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек өчен ачык һәм багланышларыбызны киләчәктә дә үстерергә әзер

Татарстан белән Кытай Халык Республикасы арасында товар әйләнеше 2018 ел йомгаклары буенча 10%ка арткан һәм 630 млн АКШ доллары тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Кытай Халык Республикасының зур делегациясе Татарстанга эш сәфәренә килде. Кичә алар Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ эше белән таныштылар һәм «Хайер» көнкхреш техникасы җитештерү заводында булдылар. 

Бүген иртән Кытай делегациясе әгъзалары Казан вертолетлар заводының җитештерү мәйданчыгын карадылар. 


Рөстәм Миңнеханов: Беренче квартал нәтиҗәләре буенча нефть сәнәгате үсеше 102,5 проценттәшкил итте, нефтьчеләр лаеклы хезмәт итә, дип саныйм

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырды. 

Төп тема - 2019 елның беренче кварталында кече нефтять компанияләре эше нәтиҗәләре. 

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының нефть сәнәгате буенча ярдәмчесе, "Татнефть" ГАҖ директорлар советы әгъзасы Шәфәгать Тәхәветдинов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Энергетика министрылыгы мәгълүматлары буенча беренче кварталда 139 млн. тонна нефть чыгарылды, бу узган елның шул ук чорына караганда 3,4 процентка артык. 


Алексей Песошин һәм КХР Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде Казан вертолет заводында булдылар

Кытай  Халык Республикасы  Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде Татарстан Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында  Казан вертолет заводында булды. Кунакны ТР Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде.


«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы 2019 елның беренче кварталына йомгак ясады

Бүген  Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Утырышта компаниянең 2019 елның дүрт аенда бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм июнь аена бюджеты расланды, 2019 елның беренче кварталындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды.