Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
23 2019 ел., пәнҗешәмбе

«Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ директорлар советында Татарстан нефть-газ химиясе комплексының 2015-2019 елларда үсеш стартегиясендә башлангыч нәтиҗәләр чыгарылды

«Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ директорлар советының чираттагы утырышында Татарстан нефть-газ химиясе комплексының 2015-2019 елларда үсеш стартегиясендә башлангыч нәтиҗәләр чыгарылды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

«Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, 4 елда Татарстан нефть-газ химиясе комплексы 8 процентка үсеш күрсәтте. Көтелгән үсеш темплары нефть чыгаруда гына артып киткән. 


Алексей Песошин Чабаксарда “Идел-Янцзы” форматындагы совет утырышында катнашты

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чабаксарда булды. Ул Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының Югары, Урта агымнары хезмәттәшлеге советының өченче утырышында (“Идел-Янцзы” форматы) катнашты.


«Татнефтехиминвест-холдинг» ГАҖ Директорлар советын янәдән Рөстәм Миңнеханов җитәкли

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. 

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең 2018 елдагы эшчәнлеге турында холдингның генераль директоры  Рафинат Яруллин чыгыш ясады.


Рөстәм Миңнеханов ИТ-паркта «Кайнау ноктасы - Казан» инновацион проектын эшләү өчен яңа мәйданчык ачты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ИТ-паркта «Кайнау ноктасы - Казан» инновацион проектын эшләү өчен яңа мәйданчык ачуда катнашты. Чарада РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков, ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры Антон Грачев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.   


Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» ЯАҖ директорлар советы рәисе Андрей Бокарев белән очрашты

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» ЯАҖ директорлар советы рәисе Андрей Бокарев белән очрашты.

Очрашуда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфан Галәвов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында Түбән Кама муниципаль районы һәм Яр Чаллы шәһәре вәкилләре дә катнашты.

 


Рөстәм Миңнеханов Россия транспорт министры урынбасары Иннокентий Алафинов һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия транспорт министры урынбасары Иннокентий Алафинов һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар катнашты.