Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
27 2019 ел., дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов видеоконференция «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты

Бүген «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы Бюросының чираттагы утырышы узды.

Утырышны «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы Бюросы Рәисе Борис Грызлов уздырды.


Татарстан Президенты Чаллыда яңа йортка күчүчеләрне котлады

Бүген Чаллыда 403 фатирлы № 63/15 торак йортка күчү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБАО башкарма директоры Марат Зарипов һәм башкалар катнашты. 

Йортның төзелешен алып баручы инвестор – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Монда социаль ипотека программасында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, ятим балалар, шулай ук махсус грантлар алган табиблар  яшәячәк.    


Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ»ның кабиналар каркасларын җитештерү буенча яңа заводын ачты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты – «КАМАЗ»ның кабиналар каркасларын җитештерү буенча яңа заводын ачу тантанасында катнашу. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры, «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, башка рәсми затлар катнашты.  


Рөстәм Миңнеханов "Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм максатлар. Үсешнең өстенлекле мәсьәләләре" бөтенроссия фармацевтика автоузышында катнашучылар белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм максатлар. Үсешнең өстенлекле мәсьәләләре" бөтенроссия фармацевтика автоузышында катнашучылар белән очрашты. 

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртик, "Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм максатлар. Үсешнең өстенлекле мәсьәләләре" бөтенроссия фармацевтика автоузышы 27 май-3 июнь көннәрендә өч этаптан үткәрелә, ул Казан, Түбән Новгород, Ярославль, Мәскәү өлкәсе, Владимир өлкәсе, Санкт-Петербург аша уза.