Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Моношәһәрләрне үстерү фондының күзәтчелек советы утырышында катнашты.
Утырыш Мәскәүдә узды.
Казанда 20-24 май көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионатының финалы узды. “Комплекс сынауны лаеклы узды”,- дип белдерде бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.
Республиканың алга таба үсеше, аның конкурентлыкка сәләтлеген тәэмин итү безнең яшьләр сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен ачыклаусыз мөмкин түгел. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Перспектива" Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗат потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепцияләрен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара координацион совет утырышында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.