Бүген Бөек Җиңү Көненә багышланган “Үлемсез полк” акциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм республика гражданнары катнашты.
Бүген Бөек Җиңү Көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Үлемсез полк" акциясендә катнашты.
Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышлап бәйрәм парады узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышлап бәйрәм парады узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Рәсми өлеш Җиңү Байрагын, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын йөртүдән башланып китте.
Аннары Мәскәүдәге Кызыл мәйдандагы хәрби парад күрсәтелде. Җиңүнең 74 еллыгы белән россиялеләрне Россия Президенты Владимир Путин котлады.
Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңү Көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңү Көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Арча зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә һәм хәрбиләр каберлегенә чәчәкләр салды.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне гомумхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
Сугыш уты көйдергән җиребездә Бөек Җиңү турында хәбәр алынган шатлыклы көннән бик күп дистә еллар узды. Әмма фаҗигале һәм героик бу чор вакыйгалары буыннар арасында рухи-патриотик бәйләнеш чылбырының какшамас бер өлеше булып хәтеребездә мәңге сакланыр.