Бүген Нарьян-Марда (Ненец автономияле округы) Татарстан Республикасы белән Ненец автономнияле округы Администрациясе арасында икътисадый, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ненец автономияле округы Губернаторы Александр Цыбульский кул куйды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Нарьян-Марга эш сәфәренә килде.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нарьян-Мар шәһәренә (Ненец автономияле округы) эш сәфәренә килде.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - баш геолог Рәис Хисамов һәм башкалар.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко Казан Кремлендә Татарстан Республикасында "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий, "ДОМ.РФ" АҖ генераль директоры Александр Плутник, федераль һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Казан Ратушасында узды Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Чарада оештыру комитеты рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан АССРның йөз еллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күп милләтле халкы өчен мөһим вакыйга. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Казанда Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Искәртәбез, утырыш Казан Ратушасында узды. Чарада оештыру комитеты рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко "Весна" торак комплексы һәм Горки-Әмәт урманында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий һәм "ДОМ.РФ" АҖ генераль директоры Александр Плутник озата йөрделәр.
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко эш сәфәренә килде. «Казан» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.