Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
03 2019 ел., шимбә

Татарстанда 3 августка 88 мең гектарда игеннәр җыелган, уртача уңыш - 32,7 ц/га

Татарстан Республикасында бөртекле ашлыкны җыюның барышы турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.


Татарстанда күп фатирлы йортларны ремонтлау буенча планның 70%ы диярлек үтәлгән

Татарстан Республикасында 1 августка күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эш 68,3%  ка башкарылган. Барлыгы программа буенча ел дәвамында гомуми мәйданы 5,6 млн кв. метр булган 942 йортны ремонтлау планлаштырыла.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.  

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.