Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2020
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
15 2020 ел., чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов: РФ Хөкүмәте һәрвакыт ил мәнфәгатьләрендә, төбәкләр мәнфәгатьләрендә эшләде

Россия Хөкүмәте  һәрвакыт ил мәнфәгатьләрендә, төбәкләр мәнфәгатьләрендә эшләде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсендә хәбәр итте. Искәртәбез, бүген Дмитрий Медведев Министрлар Кабинетының отставкасы турында игълан итте.


Рөтәм Миңнеханов: Капитал кертүне яклау һәм хуплау турындагы закон проекты икътисадка инвестицияләрне җәлеп итүдә ярдәм итәчәк

Капитал кертүне яклау һәм хуплау турындагы закон проекты икътисадка инвестицияләрне җәлеп итүдә ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XI Гайдар форумы кырларында хәбәр итте. 


Татарстан Президенты Виталий Мутконың регионнар җитәкчеләре белән очрашуында катнашты

Бүген Мәскәүдә XI Гайдар форумы кысаларында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы Виталий Мутконың берничш Россия регионы җитәкчеләре белән очрашуы узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов янәдән Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (АИРР) Советы әгъзаларының еллык гомуми җыелышын уздырды. Җыелыш Мәскәүдә XI Гайдар форумы киңлекләрендә узды. 


Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» автозаводының беренче гендиректоры Лев Васильевка Татарстан Республикасының иң югары бүләген тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «КАМАЗ» автозаводының беренче генераль директоры Лев Васильев белән очрашты. Очрашу Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Лев Васильевка Татарстан  автомобиль төзелеше үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.


Алексей Песошин: Фәкыйрьлек дәрәҗәсен ике тапкыр киметү бурычы 2024 елга хәл ителергә тиеш

2019 елда икътисадта уңай динамика тәэмин ителде, һәм актив икътисади үсеш сакланды. Төп капиталга инвестицияләр күләме 2018 ел дәрәҗәсендә бәяләнә - 630,0 млрд сум.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бу мәгълүматларны бүген  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең  “Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар” темасы багышланган йомгаклау утырышында җиткерде.  


Эльмира Зарипова: Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча икенче урынны били

ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең  “Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар” темасы буенча йомгаклау утырышында катнашты.

Бу чара Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең укыту-методика үзәге мәйданчыгында узды (Казан).


Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның РФ Федераль Собраниесенә еллык юлламасын игълан итү тантанасында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның РФ Федераль Собраниесенә еллык юлламасын игълан итүдә катнаша.


Алексей Песошин “Татспиртпром”АҖнең яңа генераль директорын тәкъдим итте

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Татспиртпром”АҖнең яңа генераль директорын коллективка тәкъдим итте.

“Татспиртпром”АҖнә яңа генераль директор итеп Руслан Максудов билгеләнде.