Россия медицина фәннәре академиясенең Россия кадриология фәнни-производство үзәгенең А.Л.Мясников исемендәге Клиник кардиология институты йөрәк-тамыр хирургиясе отделы җитәкчесе белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Time Hotels Management генераль директоры Мөхәммәт Авдалла белән очрашты.
Җәмгыятьнең цифрлы трансформациясе шартларында дәүләт статистикасы органнары объектив һәм тулы мәгълүмат чыганагының аерым ролен алды. Соңгысы республика хакимиятенә барлык татарстанлылар өчен мөһим карарларны оператив һәм вакытында кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан статистика хезмәте һәм Социаль-икътисади мониторинг комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Alishech Ltd» медик компания президенты Исраэль Левин белән очрашуы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Моношәһәрләре Фонды ярдәмендә Татарстан Республикасы моношәһәрләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган телекүпердә катнашты.
Телекүпер Казан (ТР Хөкүмәте Йорты), РФ Моношәһәрләр Фондының ситуацион үзәге һәм "Зеленодольск" сәнәгать паркы территориясендәге бүлү үзәге төзелеше мәйданчыгы арасында узды.
Телекүпердә ВЭБ.РФ Рәисе урынбасары, МОНОГОРОДА.РФ генераль директоры Ирина Макиева, "ВЭБ.РФ" дәүләт үсеш корпорациясе Рәисе Игорь Шувалов, «Вайлдберриз» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Бакальчук, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан моношәһәрләр үсешенә аеруча игътибарлы.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда “Идел киңлекләре” заказнигын контрольдә тоту буенча дирекция булдыру турында карар кабул итте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Батков хәбәр итте.
Бүген Росгвардиянең ТР буенча идарәсендә киңәйтелгән киңәшмә барышында ведомствоның 2019 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, алдагы чорга төп бурычлар билгеләнде. Киңәшмә Росгвардиянең ТР буенча идарәсе башлыгы генерал-майор Рөстәм Гомәров җитәкчелегендә узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Чара Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ төп бинасында узды (Казан).
Коллегия башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы ЭЭМ музее экспозициясе белән танышты. Ул ассызыклаганча, бу – уникаль музей, анда балаларны да, туристларны да чакырып була, шул исәптән чит ил туристларын да.