Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2020
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
21 2020 ел., сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда бакчачылар ширкәтләренең тышкы инженер инфраструктурасын норматив хәлгә китерү эше бара

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә бәйле рәвештә киңәшмә видеоконференция режимында узды.

 


Марат Җәббаров: Хәзер киләчәк уңышка нигез салынган вакытта барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен җаваплы чор

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта видеоконференцэлемтә режимында журналистлар белән очрашты.


Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында «Волга-Днепр» rкомпанияләр төркеме президенты Алексей Исайкин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында «Волга-Днепр» rкомпанияләр төркеме президенты Алексей Исайкин белән очрашты. 

«Волга-Днепр» rкомпанияләр төркеме инде 30 еллап Россия йөк гражданнар авиациясен халыкара базарда тәкъдим итә. Төркем составында Россиянең алдынгы йөк авиакомпанияләре керә, компания йөк чартер рейсларын да оештыра.

Яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш шартларында «Волга-Днепр» сәламәтлек саклау өлкәсендәге йөкне ташу белән шөгыльләнә. 


Рөстәм Миңнеханов сәүдә өлкәсе бизнесы вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә сәүдә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре белән очрашты.


Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Җирле үзидарә көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар!

Һәр елның 21 нче апрелендә Россия Федерациясе һөнәри бәйрәмнәре исемлегендә ныклы урын алган Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бүген җирле үзидарә илебездәге халык хакимиятен, дәүләтчелек һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә һәм камилләштерүдә бәяләп бетергесез күренекле роль уйный.