Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2020
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
07 2020 ел., сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов Казан предприятиеләрендә санитар-эпидемиологик күзәтчелек чаралары ничек башкарылуын тикшерде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рустам Минниханов берничә предприятиедә булды. 

Башта ул Казан вертолетлар заводында булды. 

Искәртик, КВЗ система булдыручы предприятиеләр исемлегенә керде һәм 6 арпельдән эшен башлады.  

Рөстәм Миңнеханов предприятедә хезмәткәрләр өчен санитар-эпидемиологик күзәтчелек чаралары ничек оештырылуын тикшерде. "Хезмәткәр иминлеге - бүгенге көндә хезмәт эшчәнлеген оештырудагы өстенлекләрнең берсе ул", - диде ул. 


Янгынга каршы режим: Татарстан Республикасы территориясендә 10 апрельдән учак кабызу, коры үлән һәм чүп-чар ягу тыела

Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында” темасына багышланган брифинг узды.

Брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары –  күзәтчелек һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Сергей Сергеев катнашты.

Брифинг видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә трансляцияләнде.


Рөстәм Миңнеханов хәзерге икътисадый вәзгыятьтә ярдәм чаралары турында үзмәшгүль эшкуарлар белән онлайн режимда фикер алышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы үзмәшгүль эшкуарлар белән онлайн режимда очрашты.  

Әңгәмәгә үзмәшгүль эшкуарлар белән бергә юнәлеш министрлары, эре банклар вәкилләре дә кушылды.