Яңалыклар

14.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Нефть министры урынбасары, Иран Милли нефть компаниясе башлыгы Мөхсин Хоҗастәмәхр белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасында эш сәфәрендә.

14.02.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт районы Советының хисап сессиясендә катнашты. 2023 елның социаль-икътисадый нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук агымдагы елга планнар билгеләделәр.

14.02.2024

Очрашу барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Иран Ислам Республикасы Икътисад һәм финанс министры Әхсән Хандузи икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында Тәһранда узды.

14.02.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тәһранга эш сәфәре кысаларында Иранның Тышкы эшләр министрының сәяси мәсьәләләр буенча урынбасары Али Бәһәри һәм Иранның Тышкы эшләр министры урынбасары, Иранның БРИКС шәһәрендәге шерпасы (ышанычлы кешесе) Мәһди Сәфәри белән очрашты.

14.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Сәнәгать, рудниклар һәм сәүдә министры Аббас Алиабәди белән очрашуда тышкы сәүдә үсеше һәм товар әйләнеше үсеше мәсьәләләре турында фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасына килде.

13.02.2024

Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәренә килде. Аның сәфәре программасында Тәһран башкаласында һәм Исфахан шәһәрендә рәсми очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр планлаштырылган. Татарстан Республикасы Рәисен Тәһран халыкара аэропортында Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Дедов, Иранның Сәнәгать, рудниклар һәм сәүдә министры урынбасары Мәһди Зәйгами һәм башка рәсми затлар каршы алды.

13.02.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районында булды, анда ил Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында гаилә тормышының алтын юбилярларын – Драгуновлар һәм Софроновлар гаиләләрен котлады, шулай ук район Советының хисап утырышында катнашты.

13.02.2024

Чаллы республика һәм тулаем ил икътисадына зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 ел йомгакларына һәм агымдагы елга бурычларга багышланган Чаллы шәһәр Советы утырышында белдерде.

13.02.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында шәһәргә 10 яңа пассажир автобусы тапшыру тантанасында катнашты.

12.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле утырышында катнашты.

Киң вәкиллекле утырыш Казанда В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы мәйданчыгында (Копылов урамы, 2а) узды. Чара башланганчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм аларны озата йөрүче затлар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карадылар, анда аларга берничә проект тәкъдим ителде.

 

Битләр: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>