Интернет аша кабул итүИнтернет аша кабул итү

Интернет аша кабул итү

Хөрмәтле кулланучылар!
“Рәсми Татарстан” порталы сезгә республикадагы теләсә кайсы дәүләт хакимияте органына Интернет аша мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Үзегезгә кирәкле оешманы сайлап, битнең уң ягындагы төймәгә басыгыз.
Электрон рәвештә җибәрелгән мөрәҗәгатьләрне кабул итү һәм карау 2006 елның 2 маенда кабул ителгән 59-ФЗ номерлы “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау турындагы” РФ Федераль законы нигезендә башкарыла.
“Интернет аша кабул итү” хезмәтеннән файдалану берничә кагыйдә үтәүне күздә тота.
1. Үзегезнең сорауны мәсьәләнең чишелеше өчен җаваплы булган дәүләт органына юлларга кирәк. Шул рәвешле мөрәҗәгатегез тиз арада каралачак.
2. Гражданнарның электрон рәвештә җибәрелгән мөрәҗәгатьләре гамәлдәге законнар буенча мәсьәләнең чишелеше өчен җаваплы булган башкарма хакимият органнарына юллана. Ул хакта авторга электрон почтага рәсми хәбәр килә.
3. Җибәрүче турында тулы булмаган яисә төгәл булмаган мәгълүмат күрсәтелгән мөрәҗәгатьләр каралмый!
4. Дәүләт хакимияте органнары расланган тәртип буенча мөрәҗәгатьне җибәрүче турында мәгълүматны тәгаенләндерергә, шулай ук, кирәк очракта мөрәҗәгатьнең үзен конкретлаштырырга хокуклы. Электрон рәвештә мөрәҗәгать юллаган гражданнарның шәхси мәгълүматлары Россия законнары буенча саклана һәм эшкәртелә.