РеспубликаСимволикасы, бүләкләре, бәйрәмнәреТатарстан Республикасы Дәүләт гимны

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны

(Рамазан Байтимеров сүзләре, рус теленә Филипп Пираев тәрҗемәсе)

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2013 елның 18 мартындагы 23-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән расланды.