Яңалыклар

24.02.2024

Татарстан Республикасында 2024 елда «Мәгариф» илкүләм проекты, ике дәүләт һәм дүрт республика программасы кысаларында 5 млрд 159 млн сумлык 185 объект ремонтланачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

23.02.2024

Иннополиста «Сибур Кибатлетика» турниры уеннары тәмамланды, алар 22-23 февральдә фиджитал «Киләчәк уеннары» концепциясендә халыкара мультиспорт турниры кысаларында узды. Җиңүче - россиялеләр командасы Russian Cyborgs.

 

23.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы ПРәисеРөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучы көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларда катнаша.

Иртән Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Жуков орденлы Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесында (КВТККУ) булдылар һәм «ККВТКУны тәмамлаучы геройларга» стеласына чәчәкләр салдылар.

Аннары С. Сәйдәш исемендәге ДЗКЗ бинасында Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Хәрби хезмәткәрләр белән әңгәмәдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.

 

23.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы хәрбиләре белән очрашты. Очрашу Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итүгә багышланган һәм С. Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, Россия Герое Рәсим Баксиков һәм башкалар катнашты.

23.02.2024

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Жуков орденлы Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесында булдылар.

 

23.02.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Казан шәһәренең Җиңү паркында Ватанны саклаучы көненә багышланган тантаналы митингта катнашты. Тантанада катнашучылар белән бергә ул Бөек Ватан сугышы Геройларын Дан мемориалы колоннадасы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

23.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Филиппин Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Игорь Гарлит Байлен белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

23.02.2024

Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле ветераннар!

Бүген безнең илебез иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә.

Бу тантанада Россиянең ватанпәрвәрлеккә һәм халкыбызның бердәмлегенә нигезләнгән данлыклы һәм  бөек көрәшләре, җиңүләре  тарихы ачык чагылыш таба.

22.02.2024

Россия Президенты Владимир Путин М-12 трассасында күп функцияле юл сервисы зонасында булды. Анда дәүләт Башлыгы «КамАЗ»ны үзе йөртеп барды.

РФ Президенты белән бергә станциягә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та барды.

22.02.2024

Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Ту-160М стратегик ракетоносецта очыш ясады.

Битләр: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>