РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Жуков орденлы Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесында булдылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Казан шәһәренең Җиңү паркында Ватанны саклаучы көненә багышланган тантаналы митингта катнашты. Тантанада катнашучылар белән бергә ул Бөек Ватан сугышы Геройларын Дан мемориалы колоннадасы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Филиппин Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Игорь Гарлит Байлен белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле ветераннар!
Бүген безнең илебез иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә.
Бу тантанада Россиянең ватанпәрвәрлеккә һәм халкыбызның бердәмлегенә нигезләнгән данлыклы һәм бөек көрәшләре, җиңүләре тарихы ачык чагылыш таба.
Россия Президенты Владимир Путин М-12 трассасында күп функцияле юл сервисы зонасында булды. Анда дәүләт Башлыгы «КамАЗ»ны үзе йөртеп барды.
РФ Президенты белән бергә станциягә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та барды.
Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Ту-160М стратегик ракетоносецта очыш ясады.
Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша перинаталь үзәк һәм яңа хоспис ачылышында, шулай ук «СИБУР Холдинг» ГАҖ фәнни тикшеренүләр һәм технологияләрне масштаблаштыру үзәген төзү тантанасында катнашты. Видеоконференциядә шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашу дәүләт Башлыгының Казанга эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Эмомали Рахмон Татарстанга кичә, 21 февральдә, «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашу өчен килгән иде.
Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара турнирының тантаналы ачылышы узды. Әлеге киң колачлы чарада катнашучылар алдында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.