Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2020
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
18 2020 ел., шимбә

Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның КОТЛАВЫ

Православие динендәге кадерле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән тәбрик итәм!

Пасха, фани дөньядан кичеп, әхлакый чиста, мәңгелек яңа яшәештә терелүне гәүдәләндерә, христианнарның күңелендә гөнаһлардан арыну, игелекнең һәрчак өстен чыгачагы турындагы якты уйлар һәм тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт хисләре уята. «Үлеме белән үлемне җиңгән» Христос аны таныган миллионлаган кешегә үз язмышына төшкән сынауларны, авырлыкларны зарланмыйча күтәреп, изге эшләр кылуны, тату яшәүне, гадел һәм гүзәл фигыльле булуны, сырхауларга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузуны васыять итеп, камиллекнең иң югары дәрәҗәсенә ирешү юлын күрсәтте.


Рөстәм Миңнеханов азык-төлек кибетләрендә һәм аптекаларда бәяләрне мониторинглауны көчәйтергә йөкләде

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов азык-төлек кибетләрендә һәм аптекаларда бәяләрне мониторинглауны көчәйтергә йөкләде. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 


ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы гидротехник корылмаларны теркәү барышы турында хәбәр итте

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин гидротехник корылмаларны теркәү барышы турында ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 


Фәрит Хәнифов: Татарстанда торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрне җыю 95,2% тәшкил итте

Татарстан халкының торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр дисциплинасын мониторинглау күрсәткәнчә, 2020 елның 1 апреленә бу түләүләр 95,2% тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 


Татарстан Президенты Covid-19га каршы көрәш турында: Районнар башлыклары үз территорияләре буенча шәхсән җаваплы

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә коронавирус инфекциясе таралуга каршы Татарстанда күрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 


Татарстан Президенты: Безнең сәламәтлек саклау системасы коронавируска каршы көрәшкә тулысынча әзер

Татарстанның сәламәтлек саклау системасы яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә тулысынча әзер. Медицина учреждениеләрендә инфекцион ятаклар саны җитәрлек, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары (ИВЛ) запасы да бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.